Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Уңышка күп хезмәт салынган

Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.

(Тәтеш, 18 август, “Тәтеш таңнары”). Басу юллары буйлап барганда “Колос”ның баш агрономы Илнур Измайлов автомобиле артыннан тузаннар гына очып кала, урып-җыю вакытында ул өйдә булмый да диярлек, чөнки барысын да контрольдә тоту мөһим.

– Унөченче ел эшлим инде, – ди белгеч. – Һәр яңа ел алдагысына охшамаган, барысына да әзер булырга кирәк. Быел көзге бодайның уртача уңышы – гектардан 75 центнер, арпаның гектардан 49 центнер тәшкил итә. Җир мул уңыш бирсен өчен зур эш башкарылды: сөрүлекләрнең һәр гектарына 245 килограмм минераль ашлама кертелде, үсемлекләрне саклау буенча күп чаралар үткәрелде. Машина-трактор паркы даими яңартыла, быел басуларга югары нәтиҗәле ике комбайн чыкты, алар инде үзләренең нәтиҗәлелеген күр­сәттеләр. Безнең төп бурыч – оптималь агротехник срокларда уңышны җыеп алу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X