Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Үз хыялларына ышаналар

Агымдагы ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде, һәм ул районыбызда искиткеч вакыйгалар белән башланып китте.

Узган атнада район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә берьюлы ике пар — Липкиннар һәм Адаевлар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды.

Кристина һәм Никита Адаевлар үз никахларын тантаналы шартларда, туганнары һәм якыннары арасында теркәде.

— Без Ульяновскида укыганда таныштык. Биш ел очрашып йөрдек һәм гаилә корырга карар кылдык. Киләчәк тормышыбызда барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез, хыялларыбыз һәм планнарыбыз тормышка ашар дип ышанабыз, — дип уртаклаштылар алар, бәхет муенсасына төймә тагып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев