Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Виктор Тайманов: Мин 13 йортка хезмәт күрсәтәм, кар чис­тарту һәм чүп-чар җыю белән шө­гыль­­­ләнәм

Бу атнада да Татарстанда ишелеп кар яуды

фото: Алена Пантюхина

Виктор Тайманов, «Тәтеш Жилсервис» урам җыештыручысы:

— Мин 13 йортка хезмәт күрсәтәм, кар чистарту һәм чүп-чар җыю белән шөгыльләнәм. Йөрергә мөмкин булган ишегалларында трактор чистарта, ә керү юллары булмаганнарда көрәк белән җыештырам, күп очракта техника үтәргә кешеләр кер киптерер өчен урнаштырган баулы металл конструкцияләр комачаулый. Кар чистартырга битараф булмаган кешеләр дә бар, мәсәлән, пенсионерлар Владимир Николаев, Шура Лукоянова һәм башкалар. 

Әгәр кар озак яуса, подъездларны чистартыр өчен, эшкә иртәрәк чыгарга тырышам, алайса кешеләр ишекләрне дә ача алмаячак, аннары тротуарларны кардан чистартам. Минем микрорайонда күпчелек пенсионерлар яши, алар урамга иртүк чыгалар. Кар туктамаса, объектларга берничә тапкыр да барам. Нишлисең инде, кыш шундый карлы булгач, февраль буран ае дип санала, әле март ае да бар. Һава торышы нинди генә булса да, үз эшеңне тиешенчә башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев