Акчаны курьер килеп алган
Узган җомгада, 10 ноябрьдә, тәтешлеләр кырыгалдарлар ягыннан өзлексез шалтыратуларга дучар булган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, бу көнне полициягә 11 кеше мөрәҗәгать иткән, аларга таныш түгел затлар “туганың юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты” дигән мәкерле хәйлә корып шалтыраткан. Ни аяныч, ике пенсионер алдакчылар ятьмәсенә эләккән һәм психологик йогынты астында курьерга 68 һәм 100 мең сум акчасын биргән.
Исегезгә төшерәбез:
Әгәр дә сезнең туганыгыз бәлагә юлыкты, дип хәбәр итсәләр, иң беренче чиратта, бу хакта туганыңа шалтыратырга кирәк.
Алдакчылар үзләрен банк, хокук саклау органнары, дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре итеп таныштырырга мөмкиннәр. Сезнең банк счеты белән шикле гамәлләр башкарыла, дип әйтсәләр, кредит алырга яки нинди дә булса счетка акча күчерергә сорасалар – бу алдакчылар! Сөйләшүне өзегез!
Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны кисәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев