Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашлама кертү уңдырышлылыкка ярдәм итә

Тәтеш авыл хуҗалыгы җитеш­терүчеләре минераль ашламалар туплау белән актив рәвештә шөгыльләнә.

– Аграрийлар өчен һәр киләсе ел үткәненә охшамаган, соңгы вакытта корылык ягыннан уңайсыз һава шартлары тенденциясе күзәтелә. Узган ел җәйге явым-төшемнәр буенча районда вәзгыять катлаулы булды, алар бик аз яуды, ә кайбер кырларга бөтенләй дә эләкмәде, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Бу шартларда, башка агротехнологик алымнардан тыш, тот­рыклы уңыш формалаштыруда үсемлекләрнең тулы үсеше өчен иң мөһим компонентларның берсе – ашламаларны дөрес һәм сыйфатлы кертү. Шул ук вакытта ашламаларны дөрес итеп, фәнгә нигезләнеп куллану авыл хуҗалыгы культураларының уңы­шын арттырып кына калмый, ә әйләнә-тирә мо­хит­нең экологик торышын да яхшырта. Авыл хуҗалыгы буенча уздырыла торган киңәшмәләрдә һәм семинарларда без­нең белгечләр ашламаларны җитәрлек күләмдә һәм дө­рес керткәндә генә авыл хуҗалыгы культу­ралары яхшы уңыш ки­терәчәген күп тапкырлар исбатладылар инде. Әлегә бу мәсьәләне хәл итмәгәннәрнең тагын бераз вакыты бар, моның белән кичекмәс­тән шө­гыльләнергә кирәк. Шу­ның белән беррәттән, кай­бер авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре гектарга 160 килограмм ашлама запасы туплап, планны арттырып үтәделәр. Бүгенге көндә район хуҗалыклары бер гектар чәчүлеккә 132 килограмм әзерләгән.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев