Авыл юлларын яңа тракторлар чистарта
Быел дүрт авыл җирлеге – Бакырчы, Олы Шәмәк, Льяш, Сөендек, үз территорияләрендә төзекләндерү эшләре үткәрү өчен яңа тракторлар сатып алды.
(Тәтеш, 14 январь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, Зоя Адайкина фотосы).
Кирәкле техника конкурс нәтиҗәләре буенча – республика гранты акчасы хисабына алынган. Аңа район бюджетыннан да өлешчә акча бүлеп бирелгән. Авыл җирлекләре башлыклары уртаклашканча, авыл кешеләре өчен бу бик матур Яңа ел бүләге булган, чөнки тракторлар урамнарны кардан чистартуда һәм башка күп кенә мәшәкатьләрне хәл итүдә зур булышлык булып тора, алар ел әйләнәсе кирәк.
– Без үз тракторыбызны эшләтеп карадык инде, безнең эттерү җайланмасы бар иде, механизатор Анатолий Кузин Льяштә, Олы Бисәрдә, Ямбактыда урам юлларын чистарта, – дип хәбәр итә Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Тихонова. – Җәй айларында аның белән чүп үләннәрен чабу эшләре башкарылачак, безнең инде чапкыч сатып алынды. Универсаль ярдәмче авылларны төзекләндерү буенча төрле мәсьәләләрдә дә һәрвакыт бик урынлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев