Бакырчы авылында район Сабан туена «Бүләк җыю» бәйрәме булды
Көн темасы

Бакырчы авылында район Сабан туена «Бүләк җыю» бәйрәме булды

Авыл халкы борынгыдан килгән йолага сөенүләрен белдереп, Сабан туе бүләге итеп матур яулыклар, сөлгеләр бирделәр.

Навил Ибраһимовның гармун көенә бик күңелле итеп биеделәр.

Балалар һәм олылар матур җырлар җырлап авыл урамнарын әйләнделәр. Роза Сәлимҗанова үзенең йорты каршында мул табын әзерләгән иде. Анда һәркем тәмлүшкәләр белән сыйланып, татар халык җырларын башкарып, күңел ачты.


#бакрчы

Нет комментариев