Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар герой пионерларны уйнады

Район мәдәният йортында “Бөек Җиңүнең яшь ­геройла­ры” конкурсы кысаларында мәктәп театр­лары спектакль күрсәтте.

фото: Елена Калашникова

Баштарак сайлап алу этабы узды, анда Тәтеш районының 12 гомуми белем бирү оешмасыннан 13 театр коллективы – 1 – 8нче сыйныф укучылары катнашты.

фото: Елена Калашникова

Аның нәтиҗәлә­ре буенча иң яхшы җиде кү­ренеш район сәхнәсендә күрсәтелде.

– Җиңү өчен үзен дә аямаган сугыш еллары балаларының һәркайсы “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” исеменә лаек. Конкурста катнашучылар гаять зур эш башкардылар: һәр геройның, һәр театр күренешенең тарихын өйрәнделәр. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең тарихын белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш, – диде район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина.

Гадәти мәктәп укучылары тамашачылар алдында герой пионерлар, яшь партизан­нар, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр образында килеп бас­ты. Залдагы өл­кән кешеләрнең күбесе күз яшьләрен тыеп кала алмады. Балалар сугыш вакытларын шактый оста итеп җиткерделәр, үз яшьтәшләренең батырлык­лары турында сөйләделәр. Мәктәпләрдәге театр бер­ләш­мәләре җитәкчеләре дә зур эш башкарганнар, әлбәттә: образлар һәм декорацияләр аларның игътибарлы башлангычы белән булдырылган, алар тамашачыларны авылда яшәүчеләрнең йортларына, ленинградлыларның фатирларына, сугыш елларындагы мәктәп сыйныфларына алып кайтты. 

Артистлар арасында кече яшьтәге мәктәп укучылары, ике театр коллективы да бар иде, алар, кече яшьтә булуларына карамастан, рольләрен оста итеп башкардылар. Шуңа күрә жюри Тәтештәге 2нче урта мәктәп педагоглары Гүзәл Саматова белән Яна Курзаева җитәкчелегендәге укучыларга “Зоя” спектаклендә һәм шәһәрдәге 1нче мәктәп укытучысы Рузилә Хәмидуллина башлангычындагы яшь артистларга “Сугыш балалары” спектаклендә беренче урыннарны билгеләде.   

Нармонка урта мәктәбе укучылары (җитәкчесе Роза Тараканова) “Юта Бондаровская” спектакле белән һәм Тәтештәге 1нче урта мәктәп вәкилләре (җитәкчесе Светлана Гасимова) “Мин әле үләргә теләмим” спектакле белән  5 – 8нче сыйныф укучыларының театр коллективлары арасында җиңүчеләр булдылар. Олы Шәмәк урта мәктәбе коллективы (җитәкчесе Лариса Лашманова) “Толя Шумов” спектакле белән – икенче урында. Урюм урта мәктәбе укучылары (җитәкчесе Надежда Тронягина) “Җиңүнең яшь геройларына багышлана” спектакле белән һәм Тоншерма урта мәктәбе вәкилләре (җитәкчесе Тамара Фуражкина) “Ваня Солнцев” спектакле белән өченче урынны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев