Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

География һәм тарих буенча күрсәткечләр яхшырган

2022 елда Тәтеш районында 9нчы сыйныфны – 181 кеше, 11нче сыйныфны 103 кеше тәмамлады, шуларның 13е – медальгә ия булды. 

(Тәтеш, 12 июль, “Тәтеш таңнары”). 

Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен имтиханнар вакыты төгәлләнде. Аның ничек үтүе һәм башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе нинди булуы турында без район башкарма комитетының мә­гариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина белән әңгәмә кордык.
 
– Гөлнара Фәритовна, имти­ханнарның ничек үтүе турында сөйләгезче.
– Чыгарылышлар 2022 елның 19 маеннан алып 27 июньгә кадәр бердәм дәүләт имтиханнарын ­та­п­шырдылар. Районда им­тиханнар уздыру пункты Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында эшләде, ул стационар тимер эзләгеч һәм видеокүзәтү әйберләре белән җиһазландырылды. БДИда катнашучылар һәм имтиханнар уздырган вакытта имтиханнар тапшыру пунктында булган, БДИ үткәрүгә җәлеп ителгән затлар имтиханның видео­язмасын алып бару хакында кисәтеп куелалар. БДИга барлыгы 7 аудитория җәлеп ителде.
 
–     Чыгарылышлар рус теле буенча имтиханнарны ничек тапшырдылар?
–     2022 елда рус теле ­бу­­енча дәүләт йомгаклау ат­теста­циясендә БДИ тө­рендә 103 чыгарылыш катнашты. Рус теле буенча БДИның уртача тест баллы 66,34 балл тәшкил итте. Тәтештәге 2нче урта мәктәптә, Тәтеш­тәге татар урта мәктәбендә, Алабирде, Олы Шәмәк, Килдеш, Тоншерма, Урюм, Нармонка урта мәктәпләрендә уртача балл район буенча чагыштырганда югарырак. Район буенча авыл мәктәпләре арасында иң югары уртача балл – 89,5 балл, шәһәрнекеләр арасында – Тәтештәге 2нче урта мәктәптә – 70,58 балл. Шәһәрдәге 2нче һәм Алабирде урта мәктәпләре чы­гарылышларының нәти­җәләре – 98 балл.

– Математика буенча имтихан нәтиҗәләре ничегрәк?
– Математика буенча профиль дәрәҗәдәге БДИны Тәтеш районының гомуми белем бирү уч­реж­дениеләрендәге 45 чыгарылыш тапшырды. Район буенча уртача тест баллы – 60,73. Математика буенча (ба­за дәрәҗәсендә) БДИда 61 чыгарылыш катнашты. Район буенча уртача билге – 4,3 балл.

– Нәтиҗәләр узган ел белән чагыштырганда яхшымы яки начармы?
– География ­буенча (14 баллга) һәм тарих (0,64 баллга), информатика (2,11 баллга) буенча БДИның йомгак­лау күрсәткечләре яхшыр­ды. Берничә фәннән күр­сәткечләр республиканыкыннан да югары булуы ачыкланды. Болар – география (икенче ел рәттән), ­тарих. 

– Имтиханнарны 100 баллга тапшырган чыгарылышлар бармы?
– Әйе, Олы Тархан урта мәктәбе чыгарылышы ­Дарья Россеева тарих буенча 100 баллга тапшырды.  
Утыз чыгарылыш иң яхшы шәхси нәтиҗәләр (80 балл һәм югарырак) күрсәттеләр (барлыгы 44 югары баллы нәтиҗә), 13 чыгарылышка бик яхшы билгеләре белән аттес­тат һәм “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале тапшырылды. 
 
– Төп дәүләт имтиха­нының нә­тиҗәләре ни­чегрәк? 
– 2022 елда 181 кеше төп гомуми белем алды. 9нчы сыйныф чыгарылышлары өч ел эчендә беренче тапкыр 4 фәннән (2 мәҗбүри фән, 2се – сайлап алу буенча) төп дәүләт имтиханы тапшырды. Төп дәүләт имтиханы буенча районда уртача билге: рус теле буенча – 4,4, математика буенча – 3,72. Туган тел, инглиз теле, физика, химия, тарих, география фәннәреннән район буенча уртача билге “4”ле  һәм аннан да югарырак. 

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев