Яңа ел сәяхәте ясадылар
Район мәдәният йортында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар, мобилизацияләнгән тәтешлеләрнең балалары өчен театральләштерелгән Яңа ел тамашасы булды, шулай ук олимпиадаларда, конкурсларда, ярышларда җиңгән һәм призерлар булган мәктәп укучыларының “Талантлар парады” узды.
(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Узган атнада балалар Кар бөртекләре, бүләкләр тутырылган капчык аскан Кыш бабай белән бергә Россиянең әкият картасы буенча яңа ел сәяхәтенә бардылар, шулай ук аның исеменнән бәйрәмгә әкият персонажларын да чакырдылар. Алар Кострома өлкәсендә Кар кызында, Иваново өлкәсендә Василиса Премудрая янында булдылар. Ул зирәклеккә оста булуы – күп нәрсәләр эшли белүе, барыннан да бигрәк шәл бәйләргә яратуы турында сөйләде һәм балалардан әлеге кул эшләре өчен нинди төстәге җеп йомгаклары туры килүе хакында сорады. Йомгакларны рәт буйлап җибәрүле күңелле ярышта, аңа ак һәм кызыл җеп йомгаклары кирәк булачагы ачыкланды.
Тверь өлкәсендә кунакларны Үлмәс Кощей каршылады. Ярославль өлкәсендә – Убырлы Карчык, Ульяновскида – Колобок, Псковта – Су анасы белән аралаштылар. Кар бөртекләре илебезнең никадәрле гүзәл булуын, анда никадәрле хезмәт сөючән кешеләр яшәвен белделәр. Моны залда утырган балалар да күрделәр.
Лаптевкадан Фәүзия Карпова белән Монастырскийдан Лидия Шмагина тамашага оныкчыклары Викторияне алып килгәннәр, аның әтисе махсус хәрби операциядә катнашып, хәрби бурычын үти. Ул Тәтештәге кадет мәктәп-интернатын тәмамлаган, артиллерияче булып хезмәт иткән.
– Бүген әтинең туган көне, – диде кыз. – Без аны котладык, смс-хәбәр яздык. Әти кайчакта шалтырата, барысы да яхшы, дип әйтә, без дә аңа монда барысы да яхшы, сагынабыз һәм аны өйдә көтәбез дибез.
Мәктәп укучысы Кристина бәйрәмгә үзенең әнисе белән килгән, ул район мәдәният йортындагы мондый чараларга ел саен килүе, актерларның уйнавы, тылсымлы дөнья аңа бик тә ошавы турында уртаклашты.
Дүшәмбе көнне балалар Вакытны саклаучы турындагы яңа ел тарихыннан һәр минутның кадерен белергә кирәклеген, шулай ук игелекле гамәлләрне эшләве һич кенә дә авыр түгеллеген белделәр. Аждаһаларны җиңү кирәк тә түгел, хәтта иң кечкенә генә мәрхәмәтле гамәл дә тирә-юньдәгеләр өчен зур байлыкка әверелергә мөмкин.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов мәктәп укучыларына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Узып баручы елда сезнең һәркайсыгыз укуда, иҗатта, спортта шактый зур күрсәткечләргә иреште, – диде Рәмис Хатыйп улы. – Мин фойедагы кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадым, алар бик матур, үзенчәлекле, эчтәлекле, һәр бала үзенең сәләте белән аерылып тора. Үсеш алыгыз, әти-әниләрегезне, педагогларны сөендереп, безнең барыбыз өчен дә, бүгенге кебек, һәрчак горурланырлык булып үсегез.
Яңа ел тамашасында булган барлык балалар Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан һәм РФ дәүләт депутаты Ирек Богуславскийдан бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев