Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Истәлекле дата уңаеннан Тәтеш районы халкына район башлыгы мөрәҗәгать итә

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне.

Истәлекле дата уңаеннан Тәтеш районы халкына район башлыгы Рәмис Сафиуллов мөрәҗәгать итә: 

– 1941 елның 22 июне – илебез тарихын аңа кадәр һәм аннан соңга бүлгән фаҗигале дата. Хәтер һәм кайгы көнендә без, җиңүчеләр буыны, – яу кырларында һәлак булганнар, фашист лагерьларының дәһшәтен кичкәннәр, Бөек Җиңүне якынайтып, тылда фидакарьлек белән хезмәт куйганнар алдында баш иябез. Россиядә әлеге дәһшәтле сугыш кайгысы кагылмаган гаилә юк, һәм безнең изге бурычыбыз – бу истәлекне кадерләп саклау, аны балаларга һәм оныкларга тапшыру. Бүген Россия Федерациясе язмышы, аның иминлеге һәм суверенитеты өчен җаваплылыкны Ватанны саклаучыларның яңа буыннары үз өстенә алды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның ата-бабалары кебек үк, хәрби бурычларын намус белән үтиләр, югары профессионализм һәм чын патриотлык үрнәге күрсәтәләр. Бөтен ил, уртак максатка ирешү өчен берләшеп, безнең хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә. Җиңү безнең якта булачак! 

Кадерле якташлар! Үткән заман дәресләре безгә һәрвакыт дөньяның нәзбереклеге турында искә төшерсен. Сезгә һәм гаилә­ләрегезгә нык сәламәтлек, тынычлык, татулык, игелек һәм иминлек телим. 

Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган барлык ка­һарманнарга мәңгелек хәтер!

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев