Славяннар Иван Купала бәйрәмен җәйге кояш торгынлыгына, табигатьнең яңаруына багышлап уздырганнар.
(Тәтеш, 20 август, “Тәтеш таңнары”).
Матур итеп киенгән авыл хатын-кызлары чәчәкләрдән үргән такыялар киеп, якты кояш нурларында җемелдәп торган сулык янына җыелдылар. Аңа кадәр өлкән хатын-кызлар яшьләрне такыя үрергә өйрәттеләр.
Күмәк чараны алып баручы Пролей-Каша авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Демина авыл халкын әлеге көнгә кагылышлы риваятьләр белән таныштырды.
Купала төнендә ут, су, җир, үсемлекләрнең сихри көче бик нык арта, ә елгаларда һәм күлләрдә су аерым бер үзлекләргә ия була. Бу көн Су кызы һәм Су анасы кебек әкият геройларыннан башка узмый, алар авыл халкы белән бергә әйлән-бәйләндә катнаштылар, якты кояшка сөенделәр.
Учак аша сикерү – купалада иң танылган йолаларның берсе. Кешеләр аның аша сикергәч, начар тойгылардан һәм авырулардан “чистарынырга”, бозымнан һәм күз тиюдән сакланырга мөмкин дип ышаналар. Авыл халкы да, хәвеф-хәтәр булмасын өчен, ясалма учак аша сикерергә дип чиратка тезелделәр.
Бу вакытта үләннәр дә үзенә бер төрле сихри көчкә ия. Авыл халкына күл тирәсендәге шундый үләннәрне эзләргә тәкъдим иттеләр, нәтиҗәдә, кешеләр аларны җыйдылар, ә Андрей Сергеев “абага чәчәген” тапты. Авыл халкы җыйган үләннәрнең исемнәрен дә әйттеләр, чараны алып баручы аларның дәвалау үзлекләре белән кыскача таныштырып үтте.
Рус халык уеннары, әйлән-бәйлән, викториналар, мәзәкләр, уен-көлке – барысын да җәлеп итте. Кошкилылар агачка тасмалар тагып, теләкләр теләделәр, ә аннан соң бергәләшеп рус халык җырларын башкардылар.
Авыл халкы актив ял иткәннән соң үләннәрдән чәй эчәргә дип өстәл янына җыелды, һәр хуҗабикәнең үз рецепты бар. Галина Никифорова роза таҗларыннан кайнатма ясарга өйрәтте. Надежда Голод пирогларны бик тәмле итеп пешерә, Валентина Мавринаның эремчек ватрушкасы – өстәлнең бизәгенә әйләнде, сый-нигъмәтләр бик күп булды.
Балалар күл янында рәхәтләнеп күңел ачтылар. Илья Иотов Кашкага Казаннан кунакка кайткан.
– Мин Нина әбием янына кунакка кайтырга яратам, – дип сөйләде ул. – Минем монда дусларым күп, биредә теләсә кайда йөрергә була, монда һәрвакытта җылы һәм ничектер бик әйбәт, шулай ук монда бәйрәмнәр дә бик күп була.
Бәйрәм азагында кызлар үзләренең сөйгән ярларын очратуларын, ә хатын-кызлар гаилә бәхете, өйләрен саклау, нәселне дәвам итү, төрле бәлаләрдән арындыру турында теләкләр теләп, такыяларны су өстенә салдылар. Кояш нурларында балкыган су өстендә такыялар йөзә, димәк бу, ике бөек табигать көче, сәламәтлекнең һәм игелеккә ихластан ышануның гаять зур чыганагы дигәнне аңлата.
Нет комментариев