Командада эшләргә өйрәнгәннәр
Тәтеш районының белем бирү учреждениеләреннән 400дән күбрәк укучы ТР Яшьләр эшләре министрлыгының “Форпост. Перезагрузка” грант проектында катнашты.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, , Елена Викторова).
Проектның авторы һәм идея илһамчысы – “Форпост” үзәге җитәкчесе Анна Мещерякова.
– Проект октябрьдән гамәлгә ашырыла башлады һәм “Форпост” хокук саклау хәрәкәте эшчәнлегенә авыл яшьләрен җәлеп итүгә юнәлтелде. Башта без авыл мәктәпләрендә, гражданнарны яклау көллиятендә, авыл хуҗалыгы техникумында, анда инде “Форпост” хәрәкәтләре эшләп килә, агитация эше уздырдык. Безгә эшләргә һәм үсеш алырга теләге булган яңа активистлар агымы кирәк, – дип сөйли Анна Анатольевна.
Мәктәп активы проектны гамәлгә ашыруда икенче этап булган, аның кысаларында чакырылган спикерлар яшүсмерләр белән шөгыльләнгәннәр.
Өч көн дәвамында 40 үсмер “Акчарлак” лагере базасында яшәгән һәм өйрәнгән. “Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре алар белән “Буллинг”, “Кибералдакчылык”, “Цифр гигиенасы” темасына дәресләр уздырганнар, “Форпост” республика үзәге вәилләре Мәктәп активы спикерлары булганнар. Алар шулай ук чаралар оештырырга һәм үткәрергә, социаль проектлар ясарга, массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат язарга, креатив уй йөртергә өйрәнгәннәр, “Форпост” хокук саклау хәрәкәте тарихы турында сөйләгәннәр, алар белән психолог шөгыльләнгән, ул команда белән эшләргә өйрәткән. Кыскасы, яшүсмерләрнең буш вакытлары булмаган да диярлек.
– Яшьләрне бер-берләре белән таныштыру шулай ук безнең бурычыбыз булды. Моның өчен без командалар булдырып, бер командага бер үк уку йортыннан берничә кеше эләкмәсен дип тырыштык. Актив Мәктәбе ярдәмендә яшьләр районда форпостчылар күп икәнлеген аңладылар. Алар белән “Форпост”ка инде биш елдан бирле йөрүче безнең активистлар да эшләделәр. Алар сценарийлар язалар, чараларны үзләре үткәрәләр, конкурсларда катнашалар. Актив Мәктәбе кысаларында алар командаларның кураторлары булып тордылар, яшүсмерләр белән педагоглар түгел, ә аларның яшьтәшләре эшләгәндә аларга бит ачылып китүе дә җиңелрәк, – дип билгеләп үтте Анна Анатольевна.
“Актив Мәктәбендә катнашырга гаризаны укытучым белән бергә тапшырдык һәм мине кабул иттеләр. Чара миңа ошады, алга таба “Форпост” отрядына керергә ниятлим, ул безнең мәктәптә дә бар, – дип уртаклашты Олы Тархан урта мәктәбе укучысы Ранил Дульдиев.
Урюм урта мәктәбе укучысы Максим Леденейкин стажлы “форпостчы”, шулай да актив Мәктәбе кебек шундый чарада катнашу, аның өчен – беренче тәҗрибә.
– Әлеге өч көн минем күңелдә гомер буенча сакланып калачак. Безнең коллектив яхшы һәм дус булды, куратор Диана да иң яхшысы иде. Уку һәм спикерлар ярдәмендә дә файдалы күп нәрсәләр белдем, дип саныйм. Алган тәҗрибәнең миңа алга таба кирәге чыгачак, – диде ул.
“Форпост. Перезагрузка” проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. “Форпост” үзәге активистларының планында – шәһәрдәге мәктәпләрдә чаралар уздыру һәм һәрбер уку йортындагы хәрәкәтләр белән алга таба да аерым эшләү.
фотоны “Форпост” үзәге тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев