Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ныгып җитмәгән бозга кермәгез

Суднолар йөри торган сулыкларда ел саен ­ноябрь азагында навигация вакыты тәмамлана.

(Тәтеш, 16 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова). 

Кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге белгечләре кече суднолар йөртүчеләрнең игътибарын 2022 елгы навигацияне тәмамларга кирәклегенә юнәлтә. Кече судноларны сулыклардан алырга һәм судноларны кышкы саклауга кую буенча тиешле консервация эшләрен башкарырга кирәк.  

– Судно хуҗаларына һәм суда ял итәргә яратучыларга суда иминлек кагыйдәләрен үтәү зарур. Боз кату вакыты якынлашу белән бәйле су объектлары кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Ни аяныч, тыю билгеләренә һәм күрсәткечләргә игътибар итмичә, бәла нәтиҗәсе турында уйламыйча, ныгып, катып җитмәгән бозга керүчеләр күп, – дип сөйли Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев. – Хәвеф-хәтәрнең төп исәбе күчеш вакытында теркәлә. Шулай итеп, боз кату вакытында ел саен кешеләрнең боз астына китү очраклары теркәлә. 2021-2022 елларда 1 кешенең гомере өзелде, 46сы коткарып калынды. Боз астыннан балык тотарга яратучыларның күмәк урыннарда бергә җыелып утыруын тикшерү өчен, боз кату вакыты башланганда республиканың су объектларына өреп кабартылган суднолар куллану белән тәүлек әйләнәсе коткару постлары куелачак. 

Балыкчылар күп булган урыннарга тәүлек әйләнәсе 9 пост кую планлаштырылган. Кама Тамагы инспекторлык участогы җаваплылыгындагы зона буенча да, аңа Спас, Тәтеш, Кама Тамагы районнары керә, һәм балык  тотарга яратучыларның күпчелеге дә бозга шуннан кереп китә.   

Хөрмәтле ял итәргә һәм суда балык тотарга яратучылар, закон тарафыннан билгеләнгән нормаларны үтәгез, моның белән сез үзегезне һәм якыннарыгызны хәвеф-хәтәрдән саклап калачаксыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИМС