Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын котлый
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын котлый

30 август – Татарстан Республикасы көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын котлый:

– Татарстан – күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр һәм халыкның яшәеш сыйфаты буенча алдынгы төбәкләрнең берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә. Тотрык­лы икътисады, милләтара һәм конфессияара татулыгы белән Татарстан бүген күп кенә төбәкләр өчен үрнәк булып тора. Республика предприятиеләре җитештерү күләмен арттыра, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда эре проектлар гамәлгә ашырыла, югары технологияләр һәм IT-сфера үсеш ала.

Татарстанда 175 милләт вәкиле дуслыкта һәм татулыкта яши. Милләтара һәм конфессияара татулык, республика халыкларының мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм телләрен үстерү – уңышлы үсешебезнең нигезе. Бу аеруча Россия халыклары бердәмлеге елында зур әһәмияткә ия. Татарстанның иң зур байлыгы – аның халкы. Предприя­тие хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең казанышлары, укытучыларның, табибларның, социаль хезмәткәрләрнең игелекле хезмәтләре югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлекләр бирә. Моның әһәмиятен ТРда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы үткәрелүе дә ачык күрсәтә.

Татарстан Рәисе карары белән электрон Мактау тактасы булдырылды. Анда көндәлек тырыш хезмәтләре белән республика үсешенә үз өлешен керткән 15 меңнән күбрәк лауреат турында мәгълүмат урнаштырылды. Алар арасында безнең районның 73 хезмәтчәне дә бар.

Бүгенге көндә Татарстан сугышчылары махсус хәрби операция барышында Ватанны батырларча яклый, алар арасында безнең якташларыбыз да бар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысына да батырлыклары, фидакарьлекләре һәм хәрби бурычларына тугрылыклары өчен, аларның якыннарына һәм туганнарына сабырлыклары, нык булганнары өчен, волонтерларга бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Шәһәрлеләрнең яңа буыны, традицияләргә тугры калып, көндәлек хезмәтләре белән шәһәребезне чистарак, заманчарак һәм уңайлырак итүне дәвам итә.

Әлеге бәйрәм көннәрендә Тәтеш районында яшәүче һәр кешегә тынычлык, иминлек һәм яңа казанышлар телим! Республикабыз һәм районыбыз киләчәктә дә бай мирасны хөрмәт итә, бүгенгесен кадерли һәм киләчәккә ышаныч белән карый торган йорт ­булып калсын!

30 август – Татарстан Республикасы көне. Фото: Татар-информ


Нет комментариев