Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Район сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Тәтеш районы башлыгы

21 июнь – Медицина хезмәткәре көне.

Район сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов котлый: 

– Тәтеш районында яшәүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге – безнең төп байлыгыбыз һәм югары кыйммәтебез. Шуңа күрә сәламәтлекне саклау мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле социаль бурычлар исәбендә кала. Сәламәтлек саклау системасының төп хәрәкәт итүче көче – кешеләр – үз эшләренә бирелгән югары квалификацияле табиблар һәм шәфкать туташлары. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугрылыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз һәм игътибарлы мөнәсәбәтегез күп кешеләргә актив эшчәнлеккә кайтырга, иртәгесе көнгә ышаныч табарга, яңадан тормыш шатлыгын тоярга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда тармак үсешенә сизелерлек этәргеч ясалды: учреждениеләр сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Бүген Олы

Тархан авылында участок хастаханәсенә һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә капиталь ремонт ясала. Безнең районда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын һәм сезнең хезмәт шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла, бу киләчәктә дә дәвам итәчәк. 

Күп еллар кешеләргә хезмәт иткән сәламәтлек саклау ветераннарына фидакарь хезмәтләре, югары һөнәргә тугрылыклары, талантлары һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәләре өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. 

Барлык медицина хезмәткәрләренә,  тармак ветераннарына ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә бәхете телим. Сезнең һәр көнегез мөмкин кадәр тыныч үтсен.

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев