Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый

10 ноябрь – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне..

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый:

– Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибенә, иминлеккә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә багышладыгыз. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү иң авыр һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе булып санала, хезмәткәрләрдән югары әхлакый сыйфатлар, тирән белем, гражданнарга игътибарлы һәм сизгер мөнәсәбәт таләп итә. Ышаныч һәм дөреслек белән халыкка хезмәт иткән, Ватан ­алдындагы конституцион бурычларын намуслы һәм лаеклы итеп үтәгән ветераннарга аерым рәхмәт. 

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, җитешлек, гаилә бәхете телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев