Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов музей хезмәт­кәрләрен котлый

18 май – Халыкара музейлар көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов музей хезмәт­кәрләрен котлый:

– Музейларны хаклы рәвештә вакытның мәңгелек сакчылары дип атыйлар. Алар туган ягыбыз тарихы җанлана, мәдәни мирасыбыз киләчәк буыннар өчен кадерләп саклана торган үзенчәлекле киңлек. Безнең Тәтеш районы бай үткәне белән дан тота, һәм нәкъ менә сезнең фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, битараф булмавыгыз нәтиҗәсендә әһәмиятле вакыйгалар, күренекле якташлар, халык традицияләре турындагы хәтер сүрелми. Әлеге күркәм бәйрәм көнендә Тәтеш районы музейлары хезмәткәрләренең барысына да чын күңелдән рәхмәт сүзләре белдерәсе килә. Сезнең намуслы хезмәтегез, тырышлыгыгыз һәм яраткан эшегезгә чиксез тугрылыгыгыз районыбызны мәдәни яктан бай һәм кунакларны җәлеп итәрлек итә. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән ел саен илебезнең төрле почмакларыннан килгән туристлар кызыклы экспозицияләр, күргәзмәләр һәм үзенчәлекле туристик маршрутлар белән танышу мөмкинлеге ала. Сез аларга туган ягыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен һәм яңа якларын ачасыз.

Барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади илһам һәм ­игелекле хезмәтегездә зур уңышлар телим!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев