Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов музей хезмәткәрләренә һәм музей хезмәте ветераннарына мөрәҗәгать итә

18 май – Халыкара музейлар көне.

(Тәтеш, 18 май, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов музей хезмәткәрләренә һәм музей хезмәте ветераннарына мөрәҗәгать итә:

– Туган якның мәдәни мирасын саклауда, рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызуда, ватанпәрвәрлек булдыруда сезнең өлеш кертүегез бәяләп бетергесез. Сез игелекле гамәл белән шөгыльләнәсез, үзенчәлекле тарихи материалларны бөртекләп җыясыз, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, яшьләр белән белем һәм тәрбия эшләре алып барасыз.

Намуслы хезмәтегез, тырышлыгыгыз, яраткан эшегезгә карата чиксез тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Нык сәламәтлек, җитешлек, иҗади планнарыгызны тормышка ашырганда уңышлар һәм яңа казанышлар телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев