Рәмис Сафиуллов почта элемтәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый
12 июль – Россия почтасы көне.
Районы башлыгы Рәмис Сафиуллов почта элемтәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый:
– Хәзерге дөньяда почта элеккечә җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм үзенең турыдан-туры билгеләнешеннән тыш, халыкка кирәкле хезмәтләрнең күп төрен дә башкара. Сезнең хезмәтегез ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен аеруча кадерле. Почтальон анда гади хезмәткәр генә түгел, ә үз кеше, аны көтәләр, аңа ышаналар. Сез кешеләргә көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә булышасыз, аларга игътибар, ярдәм бүләк итәсез һәм бу бик кыйммәт тора.
Һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм рухи юмартлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев