Рәмис Сафиуллов районның энергетика тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
22 декабрь – Энергетик көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның энергетика тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Хәзерге заманда икътисад үсешен, оешмалар һәм предприятиеләрнең эшен, тәтешлеләрне уңайлылык белән тәэмин итүне җылылык һәм яктылыктан башка күз алдына да китереп булмый. Әлеге мөһим эшләр нәкъ тә сезнең хезмәтегез белән булдырыла һәм тәэмин ителә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз ярдәмендә районда тотрыклы, ышанычлы һәм куркынычсыз энергия белән тәэмин итү гамәлгә ашырыла.
Тармак хезмәткәрләренең һәм ветераннарының барысына да нык сәламәтлек, яңа казанышлар, бәхет, җитешлек, фаҗигаләрсез эшләвегезне һәм җиңел булмаган, әмма мөһим хезмәтегездә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев