Рәмис Сафиуллов районның төзелеш тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
9 август – Төзүче көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның төзелеш тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Төзүче – мөһим һәм кирәкле һөнәр. Сезнең ярдәм белән кешеләр үз йортына, үз учагына ия булалар. Сезнең куллар белән зур проектлар гамәлгә ашырыла, сәнәгать һәм социаль объектлар, юллар, күперләр төзелә һәм төзекләндерелә. Сезнең куллар белән төзелгән һәр яңа объект киләчәкнең нигезе булып тора.
Сезнең ярдәм белән безнең район үзгәрә, заманча төсмер ала. Ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сез кешеләр яшәеше өчен тиешле шартлар тудырып, Тәтеш районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез.
Сезгә алгарыш һәм иң зур планнарыгызның тормышка ашуын, барлык башлангычларда уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим. Гаиләләрегездә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге юлдаш булсын!
фотография ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев