Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөселманнарын бәйрәм белән котлый
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөселманнарын бәйрәм белән котлый

27 май – Корбан бәйрәме

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөселманнарын бәйрәм белән котлый: 

– Гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме кешеләрне якынайтуга, җәмгыятьтә игелек, шәфкатьлелек һәм үзара хөрмәт кебек кыйммәтләрне ныгытуга хезмәт итә, гуманизм принцип­ларына нигезләнгән исламның бай рухи традицияләренең тирәнлеген ача. Бүгенге заманда һәркайсыбыз өчен аеруча кадерле булган ярдәм һәм бердәмлек Тәтеш районы халкын нык һәм тату гаилә итеп берләштерә.

Корбан бәйрәме тынычлык, татулык һәм уртак изге гамәлләр символына әверелсен, безгә көч һәм илһам өстәсен, игелек­ле эшләргә рухландырсын, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм өмет алып килсен! 

фото: Татар-информ


Нет комментариев