Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлый
9 май - Җинү көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлый:
– Җиңү көне – безнең һәрберебез өчен изге көн. Без һәлак булганнарның якты истәлеге алдында баш иябез. Якташларыбызның Мәскәү диварларыннан немец оккупантларын алып ташлап, Ленинград блокадасы боҗрасын өзгән, Сталинградны саклаган гаскәрләр сафында булуы белән горурланабыз. Тыл хезмәтчәннәренә дә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Фронттан еракта сез оборона линиясен батырларча тоттыгыз, Җиңүгә бөтен көч, сәламәтлек, яшьлегегезне биреп, илнең нык һәм ышанычлы тылын тәэмин иттегез. Сез безнең өчен мәңгегә җиңүчеләр буыны булып каласыз!
Бүген Россия хәрбиләре ата-бабаларыбызның данлы юлын дәвам итә. Аларның сафларында махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын намус белән үтәүче тәтешлеләр дә бар.
Һәрберебезнең игелекле эшләре һәм хезмәт җиңүләре Бөек Ватан сугышы кырларында Ватаныбызны саклаган кешеләрнең якты истәлегенә лаек булсын.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев