Район башлыгы һава десанты гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Район башлыгы һава десанты гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә

2 август – Һава десанты гаскәрләре көне

(Тәтеш, 2 август, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һава десанты гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү һәрвакытта мактаулы һәм абруйлы булды. Десантчыларны гражданлык һәм кешелек идеалларына тугрылык, нык ихтыяр, чын дуслык традицияләре, бердәмлек һәм бер-береңә ярдәмгә килү сыйфатлары һәрчак аерып торды. 

Һава десанты гаскәрләренең кыюлык мәктәбен узучыларның барысы да үзләренең бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яшь буынга тапшырып, алга таба да хәрби традицияләрне, Ватанга, антына һәм  хәрби туганлыкка тугрылыкны изге рәвештә саклаячаклар, дип ышанам. 
Җитешлек, нык сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге телим.
 


Нет комментариев