Район башлыгы районның почта элемтәсе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
10 июль – Россия почтасы көне.
(Тәтеш, 10 июль, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның почта элемтәсе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Мәгълүматларны тиз арада алу һәм аны тапшыру ышанычлылыгы хәзерге заманда беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия. Җаваплылык, төплелек, хезмәтен тырышып башкару почта һөнәренең иң яхшы вәкилләренә һәрвакытта юлдаш булды. Почта тармагында бүгенге көндә дә үз һөнәрләренә тугры булган, киң күңелле кешеләр хезмәт куя.
Районыбыздагы почта хезмәткәрләренә уңышлар, нык сәламәтлек һәм җитешлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев