Бүген – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 8 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы хәрби комиссариат ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә:
– Сез дәүләтнең оборона потенциалын арттыруга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, районда яшәүчеләрнең хәрби бурычны үтәүгә әзерлеген тәэмин итәсез. Һөнәри һәм оешкан рәвештә эшләү нәтиҗәсендә, районның хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакыру планын уңышлы үти, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү һәм хәрби хезмәтнең абруен арттыру буенча хәрби-патриотик эш башкарасыз.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете, җитешлек телим.
Нет комментариев