Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сугышчыларны “Җылылык белән Тәтештән” дигән шәмнәр җылыта

Шәһәрле Полина Слугина белән Нина Алюкина сугышчыларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре әзерлиләр.

фото: Галина Тазетдинова

Без хатын-кызлар белән аралаштык, һәм алар безгә үзләренең волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләде. 

– Мондый шәмнәрне без узган елның октябреннән ясый башладык. Идеяне безгә Зур Фроловодан шәфкать иясе Ольга Шевелева әйтте. Әзерләү барышын без Интернеттан карадык, – ди Полина Иордановна. – Нина белән без күп балалы ана, һәм безнең өчен Ватанны саклаучы һәрбер ир-ат – якын кеше, чөнки чит-ят балалар булмый. Без булдыра алганча ярдәм итәбез. 

Бер ай чамасы элек окоп шәмнәре ясар өчен бина бүлеп бирелде, моңа хатын-кызлар бик шат һәм шуның өчен “Яңа гасыр” үзәге директоры Александр Янышевка рәхмәтле. 

– Өйдәге аш-су бүлмә­сен­дә парафин кайнатуы бик үк уңайлы түгел иде, әлбәттә. Хәзер инде без “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәгендәге яр­дәмче бинада эшлибез. Безнең ике плитка тора, парафин агызу өчен кирәкле урын бар, – дип күрсәтәләр шәһәрлеләр, картон белән тимер банкалардан әзерләп куелган эшләү өслекләрен. – Биредә, идәндә, парафин плиткалар куелган, аларны вак­лап бүләбез. Парафин белән безгә Тәтеш районының киң күңелле кешеләре ярдәм итә, кемдер үзе китерә, кемдер сатып алыр өчен акча бирә. Әзер продукция белән тартмалар өчен дә урын бар. Без эштән соң киләбез, әмма һәр көнне түгел, чөнки әле бит әзерләү өчен материал да җыярга кирәк һәм, кыскасы, икенче смена башлана. Гадәттә ул 4 – 5 сәгать дәвам итә, әлеге вакыт эчендә 50дән алып 100гә кадәр окоп шәме ясыйбыз. Мин үзем тикшереп карадым – якынча 380 граммлы әзер банка сигез сәгать яна. Мондый шәм сугышчыларга кыр шартларында ярдәм итә, ул яктырта, җылыта, төтенләми.    

– Без мастер-класслар уздырабыз, сугышчыларга булышлык күрсә­тергә теләүчеләргә барысын да өйрәтәбез, – дип хәбәр итте Нина Алюкина. – Безгә гражданнарны яклау көллияте курсантлары ярдәм итә, әзер материаллар алып киләләр, күптән түгел кадетлар кушылды, авыллардан посылкалар килә, мәктәп укучылары, “Батырлык” активистлары, көмеш яшь волонтерлары килде. Кайвакытларда безнең остаханәгә активист хатын-кызлар да килә. Без ясаганнарның барысы да Казанга җибәрелә. Соңгы вакытларда махсус хәрби операциядән ялга кайтучы ир-атлар, кире киткәндә, үзләре белән шәмнәрне һәм яраларны төзәтүче мазьләрне бик теләп алалар. Сугышчылар окоп шәмнәренең Тәтеш­тә әзерләнгәнлеген белсен өчен,  без банкаларга “Җы­лылык белән Тәтештән” ди­гән кәгазь наклейкалар ябыштырабыз, безгә аларны шәһәрле Олег Никоноров китерде. Киләчәктә аерым исемләнгән посылкаларны тәтешлеләр хезмәт иткән полкларга җибәрергә телибез. Аларга без мәк­тәп укучыларыннан, балалар бакчаларында тәр­бияләнүчеләрдән язган хатларны да куячакбыз. Җибәрелгән окоп шәмнәре, яра төзәтүче мазьләр өчен  без ир-егетлә­ре­бездән җылы кайтавазлар алабыз. Һәм боларның барысы да уртак зур эштә катнашучы һәммәбезгә – иң зур рәхмәт.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев