Тәтеш көллиятендә дипломнар тапшыру тантанасы булды
Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә янгын куркынычсызлыгы, коткару эшләре, IT‑белгечлекләр, физик культура һәм БПЛА операторы һәм башка белгечлекләр буенча урта һөнәри белем турында дипломнар тапшыру тантанасы булды.
Тантана байраклы төркем узу белән башланып китте. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгарылыш укучыларын уку йортын уңышлы тәмамлаулары белән котлады.

Ул катлаулы уку еллары артта калуын билгеләп үтте, гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаевага, шулай ук студентларның ата-аналарына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Орлов, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы да бар иде.
Көллият директоры Татьяна Адаева ассызыклаганча, көллият беренче тапкыр БПЛА операторларын чыгара. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итте:
- Сез - безнең легендар уку йортының 108нче чыгарылышы. Гаҗәп чыгарылыш! 153 студентның 53е укуларын яхшы билгеләргә тәмамлаган - бу һәр өченче студент. Сез җәмгыятьтә кирәкле һәм хөрмәтле белгечлекләр алдыгыз. Сезгә киләчәктә уңышлар телибез!




Шуннан соң дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бу көнне бик нык дулкынланып көттеләр. Аннары алар вальс башкардылар. Чара азагында традиция буенча янгын сүндерү машинасының лафет кәүсәсеннән су фонтаны сибелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев