Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловның район халкына мөрәҗәгате

Яңа ел – иң яраткан һәм түземсезләнеп көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе.

(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловның якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан 
район халкына мөрәҗәгате:

– Яңа ел – иң яраткан һәм түземсезләнеп көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Балачактан ук без аны могҗизага ышану, иң якты хыяллар чынга ашу бе­лән бәйлибез. Ә Раштуа бәйрәме йөрәкләрне якты хисләр белән тулы­ландыра, гаиләләргә мә­хәббәт, иминлек һәм мәр­хәмәтлелек алып килә.

Узып баручы ел һәрбе­ребез өчен шәхси уңышлары, чынга ашкан өметләре белән истә калачак. Узып баручы ел безгә ирешә алмый калганнарга, яңа казанышларга һәм җиңүләргә омтылырга йогынты ясаячак. Шуңа күрә иң мөһиме – рух күтәренкелеген, үз көчеңә ышануны, хезмәт кую һәм иҗат итү теләген ­саклау.

Бәйрәм якынлашып килү­гә дә карамастан, Тәтеш районында туып-үскән йөзләгән кеше бу көннәрдә Ватан мәнфәгатьләренең кагылгысызлыгын намус белән тәэмин итә, үзләренең хәрби бурычын үти, нацизмга каршы көрәштә халкыбызның мәнфәгатьләрен һәм иреген яклый. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез бик тиздән үз гаиләләренә кайтырлар, һәм инде икенче Яңа елны алар туганнары, якыннары янә­шәсендә каршыларлар дип өметләнәбез.

Хөрмәтле Тәтеш районында яшәүчеләр! Шушы бәйрәм көннәрендә бәхет, сәламәт­лек һәм ­иминлек теләкләрен кабул итеп алы­гыз. Яңа ел бар­лык из­ге ни­ят­ләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, кешелекле яхшы мөнә­сәбәтләр елы, имин һәм шатлыклы ел булсын.

фото: архив/Авангард


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев