Тәтеш районының яшь буын вәкилләрен Рәмис Сафиуллов котлый
Бүген – Яшьләр көне.
Тәтеш районының яшь буын вәкилләрен район башлыгы Рәмис Сафиуллов котлый:
– Сез – районыбызның гаять зур иҗади потенциалы, аның хезмәт, интеллектуаль һәм иҗади ресурсы. Без районыбыз тормышында актив катнашкан, укуда, фәнни һәм иҗат эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр күрсәткән, бизнес белән уңышлы шөгыльләнгән, иң дәрәҗәле ярышларда, фестивальләрдә һәм конкурсларда ышанычлы җиңүләр яулаган яшь буын белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сезнең актив позициягез, кыю идеяләрегез һәм талантларыгыз – иртәгәге көннең нигезе. Нәкъ менә сезгә Тәтеш районы һәм бөтен Россия иминлеге өчен изге традицияләрне һәм данлы эшләр эстафетасын дәвам итәргә кирәк.
Тырышыгыз, иҗат итегез, иң кыю хыялларыгызны тормышка ашырыгыз! Сезгә куелган бурычларга ирешүдә ныклык һәм, әлбәттә, барлык башлангычларда уңышлар телим. Сезгә якты хисләр, тугры дуслар һәм нык мәхәббәт юлдаш булсын! Исегездә тотыгыз, без, өлкән буын, сезнең инициативаларны хупларга һәрвакыт әзер.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев