Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә “Яшьләргә эш” дигән эш-турны кабул иттеләр

Эш-турда студентлар, мәктәп укучылары, эш бирүчеләр һәм шәһәрдәге мәгариф оешмалары вә­килләре катнаштылар.

(Тәтеш, 24 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Өченче тапкыр узучы чара Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштыру системаларын ка­милләштерү, муниципаль рай­оннарны по­тенциаль эш бирү­челәр белән нәтиҗәле үзара эш­ләүне арттыруга җәлеп итү, яшьләрнең хезмәт эш­чәнлегенә кызыксынуын арттыруга йогынты ­ясауга өнди.  

Эш-турда студентлар, мәктәп укучылары, эш бирүчеләр һәм шәһәрдәге мәгариф оешмалары вә­килләре катнаштылар.

Район башкарма ­комитеты җитәкчесе урынбасары На­талья Николаева аерым бер максатка билгеләнгән аудиториягә сәламләү сүз­ләре белән мө­рә­җәгать итте:

– Әлеге очрашу потенциаль хезмәткәрләргә дә, эш бирү­челәргә дә мөһим, – дип билгеләп үтте ул. – Вакыт күрсәткәнчә, яшьләр никадәр иртәрәк эшли башласалар, алар киләчәктә үзләрен шулкадәр тизрәк таба алачаклар.

Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Василий Ислаев республика эш-туры­ның бурычлары турында сөйләде:

– Ул яшүсмерләрнең төрле эшчәнлек өлкә­лә­рендә үзләрен табу мөм­кин­лекләренә багышланган. Сез – яшьләр, нәкъ тә сез үз тормышыгызны үзегез үзгәртә һәм үз язмышыгызны үз кулларыгыз белән ясый ала торган кешеләр. Россия студентлар отрядларында сезгә мөһим булганның барысы да бар, һәм иң мөһиме – сезнең кирәкле мәгълүматны үз­ләштерә белергә, ә без сезгә яраткан эшегездә үзегезне тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез. 

Эш-тур эше өч мәйдан­чыкта узды.

Эш бирүчеләр һәм уку йортлары вәкилләре студентларны ­Россия студентлар отрядлары аркылы эшкә урнаштыру өс­тенлекләре хакында фикер алыштылар. 

– Без эш бирүчеләрнең гаризалары буенча ки­рәк­ле кадр­ларны әзерли алабыз, әлеге укуны федераль бюджет түли, сезнең яктан чыгымнар булмаячак, – дип мөрәҗәгать итте эш бирүчеләргә Василий Ислаев. – Без студентларга эш бирүченең кул астында практика үткән вакытта хезмәт­кә өйрәнү мөмкинлеген бирәбез, яшь кеше һөнәр ал­гач башта практикага ки­лә, алга таба инде ул отпуск вакытларында сезнең хезмәткәрне алыштыра ала. 

“Һөнәрне аңлы рәвештә ничек сайларга” дигән психологик тренингта студентлар үз сәләтләрен нинди өлкәдә куллана алуларын уртаклаштылар. Аралашу барышында алар күз уңында тоткан һөнәрнең уңай якларын гына түгел, шулай ук, аларның шәхси фикерләре буенча, тискәре якларын да ачыкладылар.

Укучылар “Яшүс­мер­­ләр­нең эш отрядын ничек булдырырга” оста­ханәсендә үзләренең кай­да эшли алулары, авыл ху­җалыгы, педагогия, сервис, про­изводство турындагы төрле юнә­лешләр хакын­да белделәр, шулай ук мәктәп укучыларына яшүсмерләрнең эш отрядларын оештыру тәкъдим ителде.      

Студентлар һәм мәк­тәп укучылары яшьләргә юнәл­дерелгән көнүзәк ва­кансияләр, хезмәткә урнаштыруда “Яшьләргә эш” ярдәм итү системалары, студентлар отрядларының эшчәнлеге һәм 2023 елның җәенә хезмәт проектлары турында белделәр.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Работа молодым