Тәтештә «Созвездие-Йолдызлык – 2025» фестиваленең зона этабы Гала-концерты була
Көн темасы

Тәтештә «Созвездие-Йолдызлык – 2025» фестиваленең зона этабы Гала-концерты була

Анда республиканың Идел аръягы зонасы районнары: Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш районнары катнашачак.

29 мартта 17.00 сәгатьтә Тәтеш районы мәдәният йортында зур вакыйга – «Созвездие-Йолдызлык – 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы Гала-концерты була!

25 еллык тарихында фестивальнең зона этабы беренче тапкыр Тәтеш шәһәрендә уздырылачак. «Созвездие-Йолдызлык - 2025» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең юбилей зона этабында республиканың Идел аръягы зонасы районнары: Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш районнары катнашачак.

Белешмәләр өчен телефон: 89991550395, 25758.

Категория 0+


Нет комментариев