Тәтеш районы башлыгы диңгезче хәрбиләргә, хәрби-диңгез флоты ветераннарына мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы диңгезче хәрбиләргә, хәрби-диңгез флоты ветераннарына мөрәҗәгать итә

31 июль – Хәрби-диңгез флоты көне.

(Тәтеш, 31 июль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов диңгезче хәрбиләргә, хәрби-диңгез флоты ветераннарына мөрәҗәгать итә:

– Хәрби-диңгез флоты – көчле дәүләтнең символы, безнең державаның ышанычлы нигезе, тыныч тормыш гаранты булды һәм шулай булып кала да, – диде район башлыгы Рәмис Хатыйп улы. – Хәрби-диңгез флоты көне – ул Россиянең диңгез даны, аның оборона куәте нигезләренең берсе булуы турындагы истәлек. Без язмышларын авыр һәм мактаулы хезмәт белән бәйләгән тәвәккәл, кыю кешеләргә рәхмәт сүзләре белдерәбез. 

Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, Ватан өчен хезмәт итүдә хәрби һәм хезмәт казанышларына ирешүегезне телим!   


Нет комментариев