Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә юллар ремонтлана, тротуарлар һәм автотранспортлар өчен тукталышлар ясала

Уңайлы мохит булдырмыйча торып, заманча шәһәр инфраструктурасына ирешү мөмкин түгел, һәм бу юнәлештә безнең шәһәрдә зур эш алып барыла.

(Тәтеш, 6 июль, “Тәтеш таңнары”).

Шәһәр башкарма комитеты белгечләре әйтүенчә, мондый үзгәрешләргә республика программалары, шулай ук район бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә ирешергә мөмкин булган.

Төзүчеләр Горький урамындагы Дан Мемориалы каршында 200 метрдан артык озынлыктагы иске тротуарны сүттеләр һәм хәзерге вакытта яңасын ясау белән шөгыльләнәләр.

– Бу төрдәге эш белән инде ун елдан артык шөгыльләнәбез, технологияләр үсеш ала, яхшыра бара, – ди бригадир Алексей Крупин, – башта комның тигезләү катламын салабыз, аннары – бетон, аннары – цемент-ком катнашмасы, өстеннән брусчатка түшәлә. Тырышабыз, хәзер бездә җиде кеше эшли, һәркем үз хезмәтен белә. 

Өеннән урамга чыккан пенсионер Александр Майоров әңгәмәгә кушылып, болай диде:
– Гомер буе шушында яшим. Йорт янында яңа тротуар барлыкка киләчәгенә бик шатмын. Искесе ватылып беткән иде, һава торышы яңгырлы булганда безнең капка янында зур күлләвекләр җыелып торды. Туристларның шәһәребез үзәгенең матур булуы, ә тротуарның яраксыз хәлдә икәнлеге турында сөйләшүләрен ишетергә туры килде, кешеләр әйләнеп узалар һәм юлдан баралар иде, ә хәзер матур да,  йөрергә дә рәхәт булачак.  

Тәтешкә 200 ел урамы кисе­лешендә төзелгән яңа тротуарны шәһәр халкы бәяләде инде.
– Иске тротуар начар, асфальт катламы юка иде, хәзер инде намуслы итеп түшәделәр, рәхәтләнеп йөрибез, – дип уртаклашты 6нчы йортта яшәүче Ольга Ляпченкова. – Әле тагын безнең өч күпкатлы йортыбыз янында тиздән яңа койма барлыкка киләчәк, һәм болар барысы да бушлай эшләнәчәк. Бетон блокларның кайбер урыннары нәкъ тә безнең яшелчә бакчасына янтаеп төштеләр, терәк баганалары да шулай ук ауган диярлек. Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре безнең йортларда яшәүчеләр янына килделәр, сораштыру үткәрделәр, ничек эшләгәч яхшырак булуын тәкъдим иттеләр, хәзер бездә яңа заманча койма булачак. Тротуар да, койма да яраткан урамыбызны бизәп торачак, без моңа бик шат.  

Шәһәр урамнарында машина­ларның саны арта бара, һәм аларның хуҗалары үзләренә ки­рәкле объектка килгәч, транспорт куярга урын таба алмыйлар. Көньяк микрорайонда машиналар кую урыны ясала, бу шәһәрдәге тукталыш белән бәйле  мәсьәләләрне берникадәр хәл итәчәк. 
Механика заводы бинасы янында егерме биш машинага исәпләнгән асфальтланган яңа мәйданчык барлыкка килде.
– Шәһәр хакимиятенең аңлавы ярдә­мендә безне борчыган проблема хәл ителде, – дип хәбәр итте предприятие директоры Сергей Федотов. – Хәзер хезмәткәрләрнең үз транспортларын мәктәп янындагы юлда куркынычлылык барлыкка китермичә, бина янында калдыру мөмкинлеге бар. Территория төзекләндерелгән, газоннар яшелләндерелә, барысы да пөхтә һәм уңайлы. 

Автовокзалның борылма мәйданчы­гын төзек­лән­дерү көтелә. Иске бордюрларны сүтү эшләре башланган, юл өслеге ­асфальтланачак.

Воробьев урамында автотранспорт һәм җәяүлеләр өчен юлларны киңәйтү эшләре бара, яңа бордюрлар куела.

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, үзәктәге шәһәр буасында понтон күперне җыю башланды. Тик, ни аяныч, аны эшләү барышы, җайланмалар комплекты аркасында, озаккарак сузылачак – аны намуссыз гражданнар урлаган, бу хакта полициягә хәбәр ителгән. Яңа заказ ясалган, һәм күперләр  урнаштырылганнан соң ук матур урыннар буйлап йөреп, су агымнарының төрле утлар балкышы белән бизәлеп торучы фонтаннарның матурлыгына хозурланырга мөмкин булачак. 
Күп кенә шәһәрлеләр үз йортлары янындагы территорияне төзекләндерергә тырышалар, җыештыралар, агачлар, куак­лар, чәчәкләр утырталар, яраткан шә­һәрнең чисталыгын һәм матурлыгын кайгырталар. Үзләренең кече ватанын җәлеп итүчән һәм яшәү өчен уңайлы итеп күрергә теләүчеләрнең барысы да бу эшкә ­кушылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев