Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үсемлекчеләр авыл хуҗалыгы эшләрен төгәллиләр

Районның авыл хуҗа­лыгы предприятиеләре шикәр чөгендерен алуны дәвам итә.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова, Радик Йосыпов фотосы). Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­рәсе белгечләре мәгъ­лүматлары буенча, 11 но­ябрьгә шикәр чөгендере 4835 гектарда, яки җыю мәйданнарының 80 проценты алынды. 

“Колос”, ­“Бакырчы” ­авыл хуҗалыгы  пред­прия­­тиеләре, ­­“И. С. Казаков” КФХ, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Агро-Союз” аграрийлары татлы тамыразык­ларны алуны төгәлләделәр. 

– Чөгендер җыю ком­байннарының техник куәте тәүлеккә 250 гектарга кадәр алу мөмкинлеген бирә. Бу көннәрдә яңгыр, җепшек карның күп явуы механизаторларыбыз өчен үз эшләрендә җитди каршылыклар китереп чыгарды, җир ябышкакка әйләнә, моның нәтиҗәсендә хез­мәт җитештерүчәнлеге өч тапкырга кими. Шулай булса да көчле салкыннар башланганчы шикәр чөгендерен алуны тәмамларга ниятлибез. Кырлардан тамыр­азыкларны ташу дәвам итә, әлегә 140 мең тонна илтеп тапшырылды, 130 мең тоннага якыны кагатларда төяп җибәрүне көтә. 1500дән артык гектар көнбагыш һәм 400 гектар бөртеккә кукуруз җыелмаган килеш тора. Әгәр районда урыны белән һава торышы минус булса, механизаторларга әлеге культураларны суктыру өчен моңардан файдаланып калырга кирәк, – дип басым ясый районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек ­Садриев. 

Көзен тырышып эш­лән­гән хезмәт аграрий­ларга ­булачак язгы мәшә­катьләрне җиңеләйтергә ярдәм итә­чәк, шуңа күрә туфракны төп эш­кәртү зур әһәмияткә ия. Ул туфракта дымны саклау­га һәм туплау­га, кырларның чүпләнүен киметүгә, кыр культураларын корткыч­лардан юк итүгә, туфракның ашлану тәртибен яхшыртуга йогынты ясый. Районда әлеге эш 48,5 мең гектарда башкарылган, шул исәптән тирәнтен эшкәртү – 42 мең гектар мәйданда.    

Барлык хуҗалыкларда да техникаларны кышкы саклауга кую тәмам­ланган. Ирек ­Садриев авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләре җитәк­челәренең ­игътибарын саклауга кую ­буенча смотр-конкурс үткәр­гәндә хуҗалык техникаларын саклау ­буенча ГОСТ таләпләрен бозу ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе тарафыннан ачыклаган вакытта техникага субсидияләр бирүгә чик куелачагына игътибарны юнәлтә. Техникаларны киләсе авыл хуҗалыгы елына әзерләү – авыл хуҗалыгы производствосында мөһим этап, шуңа күрә хуҗалык җитәкчеләренә сатып алуны (запас частьләрнең хәстәрен күрү) вакытында тәэмин итәргә һәм техникаларны ремонтлау буенча планлы, нәтиҗәле эш ­оештырырга кирәк.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев