Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Үсентеләрне Тәтешкә, Әтрәчкә, Бессоновога алып киттеләр

Һәр ярты ел саен безнең ун язылучыбыз бакча үсентеләренә ия була.

Узган атнада чираттагы тапкыр Никита Железновтан бакча үсентеләре отышы узды, ә инде дүшәмбе көнне безнең абунәчеләргә призлар тапшырылды.

Отышта катнашу өчен безгә Тәтеш районының 152 кешесе – “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына агымдагы елның II яртыеллыгына язылучылар – үзләренең квитанция күчермәләрен һәм фотоларын җибәрделәр. Җиңүчеләрнең исемлеген газета­бызның узган санында бастырып чыгардык, алар арасында алты тәтешле, ике бессоноволы, Зур һәм Кече Әтрәчтә яшәүче берәр кеше бар. Отыштан соң ук без аларның һәрберсе белән элемтәгә чыктык һәм бүләкләүгә чакырдык.

Ни аяныч, сәламәтлек торышы һәм башка сәбәпләр аркасында Никита Железновның питомнигына барысы да бара алмады. Ләкин берәү дә призсыз калмады: бүгенге көнгә барлык үсентеләр дә җиңүчеләргә тапшырылды.

Шәһәрле Татьяна Яшина “Авангард”ка ярты гасырдан бирле языла. Призлар уйнатуда икенче тапкыр катнашты, беренче тапкыр ул приз – үрмәләп үсүче роза отты.

– Үзем турында болай дип әйтә алам: кайда тудым, шунда кирәкле булдым, 45 ел буе Тәтеш үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә эшләдем. Газета белән мин балачактан ук таныш, район газетасын безнең гаилә һәрчак алдырды. Башта әнием язылды, ә 1975 елдан, кияүгә чыккач, үзем  рәсмиләштерәм. Мин шулай ук Интернет белән дә таныш, әмма газета – ул бөтенләй башка. Аның яхшыра баруы сөендерә, аны укыйсың килә, аны көтәсең. Һәр мөхәррир белән ул үзенең үзенчәлеген таба. Мине барысы да кызыксындыра. Минем бабай белән әби Иске Сумароковода яшәделәр, без унике онык идек һәм без бөтен җәйне авылда үткәрдек. Шуңа күрә, Тәтештә үсүемә карамастан, миңа авыл тормышы да якын. Отышка квитанция җибәрергә мине хат ташучыбыз Ирина Лазарева күндерде. Ул безнең искиткеч! Минем үсенте отуым турындагы хәбәр күңелле көтелмәгәнчәрәк хәл булды, – дип уртаклашты Татьяна Ивановна.

Ул шулай ук җирле авторларның шигырьләрен район газетасы битләрендә ешрак бастырып чыгарырга дигән теләген дә җиткерде. Һәм газетаның озын гомерле булуын теләде. “Безнең районда газета һичшиксез булырга тиеш, ул тәтешлеләргә кирәк”, – дип билгеләп үтте тугры укучыбыз.

Исегезгә төшерәбез, үсентегә ия булган ун кешенең июнь азагында уйнатылачак башка призлар алу мөмкинлеге дә булачак. Сез дә “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын рәсмиләштерергә ашыгыгыз, язылу кампаниясе тәмамланырга бер айдан артык кына вакыт калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев