Уңыш җыяр вакыт җитте
Көн темасы

Уңыш җыяр вакыт җитте

Тәтеш районында авыл хуҗалыгы семинары булды.

(Тәтеш, 29 июль, “Тәтеш таңнары”). 
Районның һәм республиканың алдынгы ­“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында уңышны урып-җыю, 2022 елда көзге кыр эшләре комплексын үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, терлекчелек тармагының беренче ярты еллык эшенә нәтиҗә ясадылар һәм агымдагы елның ­икенче ярты еллыгына бурычлар билгеләделәр.  
 
Чара район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәк­че­легендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе белгечләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җи­тәкче­ләре, төрле хезмәт вә­килләре катнашында узды.

Семинарның гамәли өлеше агрофирманың тәҗ­рибә мәй­данчыгында оештырылды. Катнашучыларны биредә агулы химикатлар белән эшкәртелгән көзге бодайны һәм арпаны төрле нормалар буенча орлыкка чәчү,  яңа агротехнологик алымнар һәм үсемлекләрне саклауның иң нәтиҗәле чаралары  белән таныштыру булды. 
Рәмис Сафиуллов, Жуково авылы мә­дәният йортындагы пленар өлешне ачып, урып-җыю кам­паниясенең мөһим стратегик әһәмияткә ия булуын – уңыш никадәрле оптималь агротехник срокларда һәм югалтуларсыз җыеп алынуына карап, илнең дә азык-төлек иминлеге шуңа бәйле икәнлеген билгеләп үтте.

– Икмәк – беренче урындагы мәсьәлә, – дип басым ясады Рәмис Хатыйп улы. – Һәм алда тор­ган эшләргә бик җитди карарга кирәк. Беренче омтылышны мөмкин кадәр тизрәк ясау зарур, һич югы беренче дүрт көнендә, аннарыга кичектерергә түгел, бер көнгә соңга калу ун көнгә артта калу һәм сыйфатны югалту куркынычы белән яный. Вакытны югалт­мыйча, игеннәрне аерым урып-җыюга керешегез. 
 

Иң мөһиме –  Иминлек  
Урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклауга һәм янгынга каршы иминлеккә аерым игътибар бүлеп бирелде. Янгын ­куркынычсызлыгы техникасы кагыйдәләрен һәм инструкцияләрне белү, ­тө­гәл үтәү бәла-казаларны һәм бәхет­сезлек очракларын кисә­түнең мөһим шарты булып торуы билгеләп үтелде. Бу контекстта янгын сүндерү хезмәте, эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыкларына янгыннар чыгуга юл куймау һәм аларны юкка чыгаруны тиз хәл итү буенча киңәшләр әйтелде.

Кыр эшләре турында
Киңәшмә ­барышында бил­геләп үтелгәнчә, кам­паниянең төп бурычларыннан берсе – уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе белгечләре мөһим булган чаралар белән таныштырдылар. Алар шулай ук алда торган көзге кыр эшләре комплексы турындагы мәгълүматларны җиткерделәр, уҗым чәчүне башларга ике атналап вакыт калды, көзге культураларга туфрак әзерләү вакытын сузмыйча, ­берьеллык үләннәрне җы­еп бетерергә, күпь­еллык үлән­нәрне сөрүне тиз­ләтергә кирәк, диделәр. Күчмә фонд, орлык материалының сыйфатын тик­шерү, минераль ашламалар туп­лау буенча хуҗалыкларның рейтингы ­ясалды.

– Әлегә вакыт бар, минераль ашламалар сатып алыгыз, – дип киңәш итте Рәмис Хатыйп улы хуҗалык җитәкчеләренә. – Катлаулы минераль ашламалар кертмичә торып, яхшы уңыш алып булмый.  

Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­рәсе начальнигы Ирек Садриев терлекчелек тармагында беренче ярты еллыктагы эш нәтиҗәләрен анализлады, икенче яр­ты еллыкка һәм авыл ху­җалыгы предприятиеләре хезмәт­кәр­ләренең уртача айлык хез­мәт хакы буенча йөкләмәләр билгеләде.

– Кешеләр авыр хезмәт­ләре өчен яхшы хезмәт хакы алырга тиеш­ләр, – дип басым ясады ­район башлыгы. – Хезмәткәрләргә кырык мең сумнан да ким тү­ләмәскә дигән бурыч куелды. Авыл эшчәннәрен саклагыз, уңай шартлар булдырыгыз, авыллар алар ярдәмендә яшиләр.    

Авыл җирлекләре баш­лык­ларының игътибары КФХны үс­терүгә юнәлтелде, әлеге юнә­лештә халыкны активлаштырырга киңәш ителде, мини-фермалар төзү өчен дәүләт ярдәме чаралары әйтеп үтелде.  

Киңәшмәдә ТРда Цифрлаштыру елында авыл хуҗалыгы тармак­ларында цифрлы техно­логия­ләр актив кулланылуы билгеләп үтелде. Катнашучылар районыбыз­дагы хуҗалыкларда кул­ла­нылучы цифрлы прог­раммаларның берсе белән эшләү нәтиҗәләре белән ­таныштылар.   

Рәмис Хатыйп улы ки­ңәш­мәгә йомгак ясап, авыл хуҗалыгы пред­при­я­тиеләренә урып-җыю эш­ләрен оештыру, минераль ашламалар сатып алу, сыйфатлы азык әзерләү, җирне төп эшкәртү, эшчәннәр­нең хезмәт хакын арттыру буенча ­бу­рычлар куйды һәм игеннәрне уңышлы җыеп алуны теләде. 
 


Нет комментариев