“Валда шинясь” мордва мәдәниятенең фольклор бәйрәмен күрер өчен Килдеш авылына ел саен берничә йөзләп кеше килә.
(Тәтеш, 29 июнь, “Тәтеш таңнары”). Тюштянь ярминкәсе, театральләштерелгән кереш бүлек, милли ризыклар: Килдеш авылында республика күләмендәге “Валда шинясь” мордва мәдәнияте бәйрәме булды.
“Валда шинясь” мордва мәдәниятенең фольклор бәйрәмен күрер өчен Килдеш авылына ел саен берничә йөзләп кеше килә. Быел ул тугызынчы тапкыр узды.
Кунаклар өчен Тюштянь ярминкәсе эшләде, анда халык сәнгате күргәзмәсе бизәлгән иде. Кунаклар өчен билгеләнгән аланда үләннәрдән хуш исле чәй эчәргә, мордва йортында халыкның күп гасырлар дәвамында ничек яшәвен белергә, милли ризыклардан авыз итәргә, балыкчылык станында балык тоту уңышын сынап карарга һәм өч төрле уха белән сыйланырга мөмкин булды.
Күңелле спорт бәйгеләрендә балалар да, өлкәннәр дә катнаштылар, алар мордваларның традицион күңел ачуында үз көчләрен сынадылар.
“Кояш сәгате буенча яшәү сәнгате” дип исемләнгән театральләштерелгән кереш бүлек мордва халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, бәйрәмнең бай тарихы турында барды.
– “Валда шинясь” бәйрәмен без тугызынчы ел үткәрәбез һәм бүгенге көндә ул республика проекты булып тора. Безнең район – күп милләтле, һәрбер халыкның үз бәйрәме бар, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Россия халыкларының мәдәни мирасы елында республика күләмендәге “Валда шинясь” бәйрәме – бөтен Татарстан өчен мөһим вакыйга. Безнең максат – мәдәни байлыкны яшь буынга тапшырып калдыру, – диде Дәүләт Думасы Федераль Җыенының милләтләр эше буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов.
ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавын укыды һәм Тәтеш районында яшәүчеләрне, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Башка мәртәбәле кунаклар да җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
– Аю һәм циферблат рәвешендәге кояш сәгатьләре, узган гасыр урталарында мордвалар торагына охшаш мордва утарындагы яңа йорт – быелгы яңалыкларның берсе. Йорттагы кирәк-ярак әйберләрен хәтта музейга куярлык, аларны безнең борынгы бабаларыбыз кулланган. Бәйрәмдә Саранскидан Павел Мигуновның “Тюштя”ның фин-угыр хәрби уеннарын яңарту” дигән мастер-классы булды, – дип уртаклашты районның мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ирина Николаева.
Республика күләмендәге бәйрәмгә быел Мордовиядән, Чувашиядән, Казаннан, Ульяновскидан, Алексеевскидан, Татарстанның Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан иҗат коллективлары килде. Аларның барысы да “Мордва җырлары агыла” дигән концерт программасында катнашты.
– Күрсәтелгән милли көнкүреш, ризыклар миңа яхшы таныш һәм мордва авылында уздырылган җәйге каникулларны искә төшерә. Әлеге көнне башка шәһәрләрдә яшәүче дусларны һәм туганнарны очратырга мөмкин булды, – дип уртаклашты бәйрәмгә ире һәм кызы белән бергә килгән тәтешле Ирина Тойкина. – “Валда шинясь” минем өчен күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.
Нет комментариев