Ватанны саклаучы белән горурлана алалар
Көн темасы

Ватанны саклаучы белән горурлана алалар

Шәһәрле ­Светлана Икина улы Дмит­рий хезмәт иткән часть командованиесеннән шатлыклы хәбәр алган.

 (Тәтеш, 4 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

“Зур канәгать­лек белән хәбәр итәм, Сезнең улыгыз Икин Дмитрий Андреевич 83нче аерым десант-штурмлау бригадасында хез­мәт итү барышында Ватанны саклаучыларның хәрби бурычын үрнәк итеп куярлык үти, үзенә ышанып тапшырган корал һәм хәрби техниканы яхшы белә, өйрәнү һәм хезмәт итү барышында тырышлык һәм зур осталык күрсәтә”, – диелә Рәхмәт ­хатында.

Дмитрий армиягә кадәр төзелеш көллиятендә укы­ган, аны тәмамлагач төзе­леш институтына чит­тән торып укырга кергән, ә узган елның ноябрендә яшь егетне ар­миягә чакырганнар.

Әнисе, сеңелесе ­аның кайтуын түземсезләнеп кө­тәләр.

– Дмитрий тугыз ай ин­де Уссурийскида хезмәт итә, – дип сөйли Светлана Юрьевна. – Хезмәт итәргә теләп китте, һава десанты гаскәрләренә эләгүе аның өчен көтелмәгәнчәрәк булды, хәзер инде ул әлеге абруйлы гаскәрнең бер өлешенә әверелүе белән горурлана. Без шалтыратып сөйләшеп торабыз, улым канәгать булуын, әлеге вакыт эчендә күп нәрсәләргә өйрәнүен, командирлары яхшы, дуслары барлыгын әйтә. Без аның белән очрашуны бик тә көтәбез, әллә ни күп калмады, барысы да яхшы булачагына ­ышанабыз.   

фотоны Алена Икина тәкъдим итте
 


военнослужащий

Нет комментариев