1 августыннан алып  12 августына кадәр  кайнар линия үткәрә
Җәмгыять

1 августыннан алып  12 августына кадәр  кайнар линия үткәрә

Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге хәбәр итә. 

(Тәтеш, 31 июль, “Тәтеш таңнары”). Җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яраклылык вакыты мәсьәләләре ­буенча кулланучылар хокук­ларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча Федераль хезмәт 2022 елның 1 августыннан алып 12 августына кадәр кайнар линия үткәрә.

Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге хәбәр итә. 

Яшелчә һәм җиләк-җи­меш – ул витаминнар, мө­һим туклыклы матдәләр, микроэлементлар чыганагы, алар кешегә бик кирәк. Алар файда китерсен өчен, түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:
Яшелчә һәм җиләк-җимешне, сатыла торган продукциянең сыйфатын һәм куркынычсыз булуын контрольдә тоту гамәлгә ашырыла торган сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга кирәк. 
Зарурилык булганда, сатып алына торган азык-төлекнең сыйфатын һәм иминлеген раслый торган документларны таләп итәргә кирәк.
Сатучы шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, санитар чиста кием кияргә, оешманың исеме һәм адресы (урнашу урыны), шулай ук сатучының исеме язылган  билге таккан булырга тиеш.
Сатучы (хуҗа) сәүдә итү урынын чисталыкта тотарга тиеш.
Яшелчә һәм җиләк-җи­меш сатып алганда аларның тышкы ягына, исенә, төсе­нә һәм про­дуктның консис­тен­циясенә, аларны саклау шартларына игътибар итәр­гә кирәк. Җиләк-җимеш бозылмаган һәм черемәгән, кабыгы бербөтен булырга тиеш. Өлгергән җиләк-җимеш хуш исле булуы белән аерылып тора. 
Игътибар итегез, чере­гән, бозылган, кабыгы кырылган яшелчә һәм җиләк-җимешне сату тыела.
Исегездә тотыгыз, кулланыр алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешне агып торган суда щетка ярдәмендә яки кул белән яхшылап юарга кирәк.


горячая линия

Нет комментариев