Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 елда “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектының яңартылган паспорты расланган

Илкүләм проект нигезендә, гомуми озынлыгы 96 чакрымнан артык төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк.

(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”). Быел Татарстанда “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча юллар ремонтлау планлаштырыла. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык финанс бүлеп биреләчәк, шулай ук Татарстан бюджетыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.

Илкүләм проект нигезендә, гомуми озынлыгы 96 километрдан артык төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк. Моннан тыш республиканың барлык зур агломерацияләрендә дә юл-төзелеш эшләре узачак. Мәсәлән, Казан агломерациясендә барлыгы 61 километрдан артык озынлыкны тәшкил иткән 32 объект ремонтланачак.

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектының яңартылган паспорты 2021 елда расланган. Моңа кадәр ул “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип атала иде. Проектның максаты – 2024 елга зур шәһәр агломерацияләрендәге юллар челтәренең норма таләпләренә туры килүен 85 процент дәрәҗәсенә җиткерү. 

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе тарафыннан бу эшләрнең максаты 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләнде, ул “май указы” дип тә йөртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев