Җәмгыять

Агачларның бөреләнүенә сөенгәннәр

“Экояз-2022” санитар ике айлык кысаларында ­Бакырчы авылының “Кояшкай” балалар бакчасы сабыйлары тәрбиячеләре катнашында экология чарасы уздырганнар

(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”).

– Безнең балалар бакчасы тарафыннан “Тормыш бүләк ит”, “Яшел флаг”, “Умырзаялар” һәм ­башка исемдәге төрле ­проектлар тормышка ашырылды. ­Сәя­хәт вакытында балалар агач­лардагы һәм куакларда­гы бөреләрне кызыксынып карадылар, аларның тышкы күренешләрендәге үзгәрешләрне чагыштырдылар. Тиздән яшел яфрак ярачак агачларга ихластан шатландылар, – дип уртаклаштылар балалар бакчасы педагоглары.
 


Нет комментариев