Хезмәт хакын түләүне тоткарлау – хезмәткәр кичерә торган иң күңелсез күренешләрнең берсе.

Безнең һәркайсыбызның хезмәт хакын вакытында аласы килә, чөнки бу эшләүнең төп сәбәбе булып та тора. Ләкин, әгәр акча бирү тоткарланса, кая мөрәҗәгать итәргә?
– РФның Хезмәт кодексы нигезендә, эш бирүче тарафыннан хезмәт хакын түләү вакыты бозылган очракта, хезмәткәр эш бирүчедән, шулай ук матди зыянны каплау өчен тиешле компенсация түләүне таләп итәргә хокуклы, – дип аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Шулай ук хезмәткәр хезмәт хакын тоткарлаган вакытта эшләвен туктатып торырга һәм тиешле вакыт эчендә эш бирүчене кисәтмичә генә үз теләге белән эштән китәргә хокуклы. Эш бирүче хезмәт хакын түләүнең билгеләнгән вакытын бозган өчен хезмәткәргә акчалата компенсация түләргә тиеш. Компенсация хезмәт хакын тоткарлаган барлык вакытны хисаплап исәпләнә. Хезмәт хакын түләү билгеләнгән дата – тоткарлауның беренче көне, хезмәт хакын фактта түләү датасы – соңгы көне булып тора. Компенсация күләме Россия Банкының гамәлдәге төп ставкасының 1/150 өлеше булырга тиеш, әгәр коллектив, хезмәт килешүе яки локаль норматив акт белән зуррак күләме билгеләнмәгән булса (РФ ХКның 236 нчы маддәсе).
Хезмәт хакы тоткарлану сәбәпле китерелгән матди зыян хезмәткәр һәм эш бирүче арасындагы килешү белән билгеләнгән күләмдә акчалата рәвештә каплана.
Әгәр бәхәс килеп чыкса, хезмәткәргә матди зыян китерү факты һәм аның компенсация күләме суд тарафыннан түләнергә тиешле милек зыянына карамастан билгеләнә. Әгәр хезмәт хакын түләмәү факты, аерым алганда, дәүләт хезмәт инспекциясе (ДХИ), профсоюз, хезмәт бәхәсләре буенча комиссия, суд тарафыннан билгеләнгән икән, хезмәткәр ике атна эчендә эш бирүчене кисәтмичә, теләсә кайсы вакытта үз теләге белән эштән китәргә хокуклы. Эш бирүче гаризада күрсәтелгән вакыт эчендә хезмәт килешүен өзәргә тиеш булачак.
фото: Алена Пантюхина
Нет комментариев