“Акчарлак” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә агымдагы елның җәйге соңгы сменасы тәмамланды
Җәмгыять

“Акчарлак” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә агымдагы елның җәйге соңгы сменасы тәмамланды

Анда өч ай эчендә 7дән 17 яшькә кадәрге 330 бала ял итте.

(Тәтеш, 26 август, “Тәтеш таңнары”). “Акчарлак” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә агымдагы елның җәйге соңгы сменасы тәмамланды. Анда өч ай эчендә 7дән 17 яшькә кадәрге 330 бала ял итте, шулардан 24е – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар. 

– Дүрт смена булды, аларның һәркайсы – профильле: “Стартка!” – спорт, “Гадәти могҗиза” – психология-педагогик төрендә һәм ике киносмена – “Кино дөньясы” һәм “4К” булды, – дип сөйли “Акчарлак”ның директоры Ирина Таһирова.

Аның әйтүенчә, җәйге айларда балалар ял да иттеләр, шулай ук яңа белемнәр дә алдылар, дуслар да таптылар. Балалар белән Тәтештән һәм Казаннан килгән вожатыйлар, педагоглар шөгыльләнгән, шәһәрдәге 2нче мәктәпнең һәм кадет мәктәп-интернатының аш пешерүчеләре тәмле итеп ризыклар әзерләгәннәр.   

– Җәйге ялның программасы узган елгы белән чагыштырганда тагын да эчтә­леклерәк һәм кызыклырак итеп уйланылган иде. Бездә хәзер велосипедлар да бар, бу экологик сукмаклар буйлап сәяхәт ясау мөмкинлеген бирә. Әле тагын, бездә быел иганәчеләр дә барлыкка килде: тәтешле, шәхси каравыл предприятиесе җитәкчесе Валерий Секанкин барлык дүрт смена дәвамында балаларыбызны бүләкләр белән тәэмин итте, ә “Нур” агрофирмасы генераль директоры Радик Нургалиев дүртенче җәйге сменаның соңгы көннәренең берсендә уздырылган “күбек кичәсе”нә акча бүлеп бирде. Балалар бик канәгать калдылар, – дип сөйли Ирина Борисовна. 

Уку елы башланырга нибары берничә көн калып бара, шулай да “Акчарлак”  көзге каникул вакытларында да мәктәп укучылары өчен кабат үз ишекләрен ачачак, ә лагерь җитәкчелеге һәрбер баланың хәтерендә ял мәңгелеккә уелып калсын өчен барысын да эшләргә тырышачак. 


 


оздоровительный лагерь

Нет комментариев