Җәмгыять

Акция “Әби кайгыртуы”

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

(Тәтеш, 9 июль, “Тәтеш таңнары”)

“Әби кайгыртуы” Бөтенроссия акциясе Донецк һәм Луганск халык республикаларындагы мохтаҗ балаларга һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен оекбашлар, бияләйләр яки башмаклар бәйләргә һәм агымдагы елның 30 августына кадәр ­аларны Тәтеш районында ­пенсия фондының клиентлар хез­мәте бүлегенә китерергә кирәк, адресы: Тәтеш, Ленин урамы, 48нче йорт.
Россия ­пенсионерлар Бер­легенең ТР буенча Тә­теш җирле бүлекчәсе җи­тәкчесе Нина Новикова, тәтешлеләр Раиса Ерусланова, Наталья Шәрипова, Наталья Скурихина, РПБның Олы Тормы җирлеге беренчел оешмасы җитәкчесе Маһинур Шәйхетдинова акциядә катнаштылар инде.


Нет комментариев