Җәмгыять

Алабирде авылыннан Заһидуллин Илдар армия киткән

---------

Алабирде авылыннан акыллы, тәртипле егетләрнең берсе Заһидуллин Илдар армия сафларына хезмәт итәргә киткән.

- Армиягә яраклы егет үстерү, әти-әни һәм авылдашлар өчен чиксез горурлык ул. Илдарга без бары тик ак юллар, ә Равил абый белән Әльфиягә күркәм сабырлык, саулык-сәламәтлек телибез.
Безнең Алабирде авылы егете солдат исеменә тап төшермәс, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылыбызга, әти-әнисе янына исән-имин әйләнеп кайтуын көтеп калабыз, - дип хәбәр итә Алабирденең социаль челтәрдәге төркеме.


Нет комментариев