“Аларны яшь килеш күрү ничек күңелле”
Җәмгыять

“Аларны яшь килеш күрү ничек күңелле”

Газетаның узган санында бастырылган элекке фотосурәттәге коллективны – Тәтеш­нең педагогика училищесының физкультура бүлеге педагогларын тәтеш­леләр таныды.

 

Педагогика училище­сында физик тәрбия бүле­ге 57 ел элек, 1966 елда ачылган. Шушы чактан алып узган барлык вакыт эчендә уку йортыннан физик культура укытучылары шактый күп чыккан, шуларның күбесе спортта зур нәтиҗәләргә ирешкән. 

Владимир Фролагин:

– “Кешеләрдә – тарих” руб­рикасы астындагы язмада мин безнең педагогика училищесы педагогларын өченче тапкыр очратам. Сурәттә – физик тәрбия бүлегенең искиткеч сәләтле укытучылары Геннадий Иванович Солдаткин белән Надежда Константиновна Гришина. Алар арасында уртада – әлеге бүлеккә нигез салган спорт һәм хезмәт ветераны, атказанган укытучы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы Вячеслав Гайнуллович Тимирясов. Ул педагогика кадрларын әзерләү һәм тәрбияләү эшенә 50 елдан артык гомерен багышлады. Ә бу фотосурәткә карата җавап сүзен әйтүгә мине киң күңелле кеше, әлеге уку йортының элекке директоры Юрий Павлович Левин этәрде, ул уңнан беренче басып тора. Училищега ул 1984 елда җитәкчелек итте,  шушы елда минем хатыным да химия кабинеты лаборанты булып эшли башлады. Директорның үз карамагындагылар белән мөнәсәбәтен аңардан ишетеп белдем дә инде мин, ә кайтавазлар бары тик яхшы яктан гына булды. Безнең дачалар янәшәдә булганда, моның шулай икәнлегенә шәхсән үзем дә инандым. Җирдә эшләү кешеләрне якынайта. Без төрле темаларга бер үк дәрәҗәдә сөйләшә алдык. Безнең кызыксынулар да, шөгыльләр дә бер төрле үк иде. Безне балык тотарга йөрү, җиләк һәм гөмбә җыю мавыктырды, кайсыбызның бакчасында кыяр һәм помидор уңышы күбрәк булуы белән кыенсынып тормыйча да мактана идек. Аның хатыны Венера Георгиевна да педагогика училищесында эшләде. Юрий Павлович педучилищега 6 ел җитәкчелек итте, аннары шунда укыта башлады, ул 2009 елда вафат булды, Венера Георгиевна – бер елдан соң.    
 
Валентина Кормакова:

– Минем кызым Лиля педагогика училищесында мәктәп бүлегендә укыды, ә мин ата-аналар комитетында тордым. Шуңа да фотосурәттәге педагоглар миңа таныш. Левин педагогика училищесы директоры иде. Геннадий Иванович Солдаткин, Вячеслав Гайнуллович Тимирясов, Надежда Константиновна Гришина физик тәрбия бүлегендә укыттылар.   

Евгения Старшинина:

– Газетаны ачсам, аннан миңа хезмәттәш­ләрем карап тора. Аларны яшь килеш күрү, үземнең дә яшьлек елларын искә алу ничек күңелле. Солдаткиннар белән без гаилә дуслары идек. Вячеслав Гайнуллович – безнең педагог һәм хезмәттәш. Юрий Павлович Левин белән бергә укыдык һәм эшләдек. Рәсемдә  Надежда Гришинаны таныдым. Надежда Константиновна белән без озак эшләдек. Ул педучилищены, аннары педагогика институтын тәмамлады һәм уку йортына, физкультура бүлегенә укытучы булып кайтты. Бик җитди, кырыс педагог, яхшы гимнастка, җиңел атлетчы иде. Училищеда музыка бүлеген ачкач, ул хореографиядән укытты. Дәресләрдә мин аңа кушылып уйнадым. Миңа аның белән эшләү ошый иде. Лаек­лы ялда булса да, өлкән буын Университеты кысаларында “Сәламәт яшәү рәвеше” курсына җитәкчелек итте, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар белән хореография дәресләре алып барды. Алар кирәкле иде, күп итеп чыгышлар ясадылар.    
 


Нет комментариев