Алдынгылыкта торалар
Җәмгыять

Алдынгылыкта торалар

9 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 9 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, Радик Йосыпов фотосы).Теләсә кайсы районның җитешлеге аның икътисади ­потенциалына, моның никадәр нәтиҗәле кулланылуына бәйле. Авыл хуҗалыгы Тәтеш районы икътисадының нигезен тәшкил итә. 

Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев белән без авыл хуҗалыгы тармагындагы  эшләрнең бүгенге торышы һәм ки­ләчәккә перс­пективалары турында әңгәмә кордык.

– Ирек Әдипович, авыл хуҗалыгы культура­ла­ры­ның барысы да диярлек инде амбарларда, техника нигездә кышкы ремонтка һәм саклау­га әзерләнелә. Узып баручы авыл хуҗа­лыгы елының алдан фаразланган нәтиҗәләре ничегрәк?
– Авыл хуҗалыгы елы­ның берсе дә җиңел түгел­леге һәркемгә дә мәгълүм: йә чиктән тыш күп явым-төшем, йә корылык һәм башка төрле хәлләр була. Әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, безнең хезмәтчәннәр үзләренә куелган бурычларны үтәү өчен бар көчләрен куялар.

Үсемлекчеләр бу юлы да соңгы елларда алынган югары дәрәҗәне сак­ладылар. Тәтеш ­районы иген культуралары уңды­рышлылыгы буенча янә алдынгылар рәтендә, гектардан 48,6 центнер җыеп алынды. Республикада бу иң яхшы күрсәткеч. Тү­бән­дәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре иң югары нәтиҗәне күрсәттеләр: Колос” – гектардан 71,3 центнер, “Бакырчы” – гектардан 68,8 центнер, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ – гектардан 58,1 центнер. Кукуруздан тыш ашлыкның тулаем җыемы 214,6 мең тонна тәшкил итте. Элеваторларга 95 мең тонна – ашлык, шул исәптән 60 мең тонна азык-төлек бодае озатылды.

Чөгендер үстерүче хуҗа­лыкларның ­басуларында шикәр чөгендерен җыю ба­ра, аның уңышы быел да сы­натмады, гектарыннан 560 центнер тәшкил итә. Бүгенге көнгә 1620 гектар алынды, 90 мең тонна татлы тамыразык җыелды, шикәр заводларына 61 мең тонна озатылды, төяп җибәрү дәвам итә.  

– Игенчеләр алда торган елга әзерләнәләрме инде? 
– Әйе. 2023 ел уңышы өчен 17,4 мең гектар көзге иген культуралары чәчелде. Туңга сөрү 37,8 мең гектарда башкарылды, бу планнан 71 процентны тәшкил итә.  Сабан бодае культуралары орлыгы 9,2 тонна салып куелды, яки планнан 106 процент. Шунысын сөенеп билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыклардагы белгечләр чәчү орлыкларының сыйфатына аерым ­игътибар бүлеп бирәләр. Яхшы чә­чүлек – югары уңыш нигезе. Игенчеләрнең мә­шәкате моның белән генә тәмамланмый әле, ки­ләчәк хакында уйларга: чәчүлекләр әзерләргә, минераль ашламалар тупларга, техникаларны ремонтларга кирәк. 

– Сүз уңаеннан, авыл хуҗа­лыгы предприя­тие­ләрендә быел яңа техника барлыкка килдеме?
– Хуҗалыкларның җи­тәкчеләре заманча авыл ху­җалыгы техникасының хез­мәт җитештерүчәнлеген арттыруга, авыл хуҗалыгы продукцияләренең үз­кыйм­мәтен киметүгә тәэ­сир итү­ен яхшы аңлый­лар, һәм шуңа күрә үзләре­нең машина-трактор паркын төрле яклап куәтле техника һәм җайланма белән тулыландырырга омтылалар. Быел районга 51 техника кайтарылды.  

–     Ныклы азык базасы булдыруга үсемлек­че­лек торышы турыдан-туры йогынты ясый. Авыл хуҗалыгы предприя­тие­ләре счетларына сөтче­лек тармагының акча кертү тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирүе, аларның җитешлек чыганагы булып торуы мәгъ­лүм. Районда терлекчелек нинди үсеш ала?
–  Мөгезле эре терлек­ләрнең исәбе – 11 498 (узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 100 процент), шул исәптән 4023 сыер тәшкил итә.
Агымдагы елның тугыз аенда 19 333 тонна сөт җитештерелде (узган елгы күрсәткечкә +117). Бер сыердан уртача сөт савымы 4814 килограмм тәшкил итте, узган елның шушы вакытына караганда, бу 690 килограммга күбрәк. Әлеге күрсәткечләр буенча “Колос” (6712 килограмм), “Р. Г. Сафиуллова” КФХ (5378 килограмм), “Бакырчы” (5209 килограмм), “Новая Заря” (5165 килограмм), “Авангард” (5024 килограмм) авыл хуҗалыгы предприятиеләре тер­лекчеләре иң югары нәти­җәләргә ирешүчеләр. Мө­гезле эре терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы 725 грамм тәшкил итте, бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 24 граммга күбрәк.  

Терлекләрне тук кышлату өчен бер шартлы малга 35 центнер азык берәмлеге әзерләнде.     

– Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр дәүләт ярдәменең нинди чараларыннан файдаланалар?  
– Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан ТР һәм РФ бюджетыннан субсидияләр алынды. 

– Районда авыл хуҗа­лыгы производствосын алга җибәрү перспективалары нинди?
– Авыл хезмәтчәннәре һәрчак табигать зирәклеге, җир­гә кайгыртучан мөнә­сәбәттә булулары һәм хез­мәт сөючәнлекләре бе­лән аерылып тордылар. Алар хәтта үзләренең бәй­рәмен дә хезмәттә каршы алалар – авыл хуҗалыгы елын төгәлләү, терлек­челек продукциясе җитеш­терү буенча эшләр дәвам итә. Безгә игенчелек һәм терлекчелек үсешенең уңай торышын сак­лап калу мөһим.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.


Нет комментариев