Ул «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла
(Тәтеш, 20 август, “Тәтеш таңнары”). Быел Татарстанның Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ясалма бозлы, өсте ябулы шугалак төзелеше төгәлләнәчәк. Бу эшләр «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Шулай ук быел Татарстанның Әлмәт, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Югары Ослан кебек алты муниципаль районында ГТО мәйданчыклары корып куелачак. Бу максатларга 21,6 миллион сум бүленгән.
Мәгълүм булганча, республикада 2019 елдан ГТО тапшыра торган 37 мәйданчык ясалган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alekseevskida-yasalma-bozly-oste-yabuly-sugalak-tozelese-togallanep-kila-5858930
Нет комментариев